Яшел Үзән

Яшел Үзән районында зиратлар ни хәлдә?

Хәзер кешеләр элекке биек коймаларны бик уңай булган тәбәнәк чардуганнарга алмаштырды, искеләрен шундагы агачларга сөяп кенә калдырды, кем артларыннан җыеп йөрер, дип уйлаганнардыр. Быел тимер-томыр кабул итүчеләр белән сөйләшеп, үзләре килеп, җыештырып төяп киттеләр. Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсе килә, әгәр бу мәкаләм басылып чыгып, укучылар булса, алыштырылган искеләрен инвентарь...

Хәзер кешеләр элекке биек коймаларны бик уңай булган тәбәнәк чардуганнарга алмаштырды, искеләрен шундагы агачларга сөяп кенә калдырды, кем артларыннан җыеп йөрер, дип уйлаганнардыр. Быел тимер-томыр кабул итүчеләр белән сөйләшеп, үзләре килеп, җыештырып төяп киттеләр. Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсе килә, әгәр бу мәкаләм басылып чыгып, укучылар булса, алыштырылган искеләрен инвентарь будкасы янындагы урынга чыгарып куйсалар бик рәхмәтле булыр идек. Шулай ук бушаган буяу савытларын һәм башка чүп-чарларын үзләре белән алып китеп, чүп контейнерларына салсалар иде, дигән теләктә калам. Элек печәнгә кытлык вакытларда, зиратларда үскән үлән-кычытканнарны авыл картларына биреп, алар чабып, киптереп, чүмәләләп бүлешеп чистарта иде. Ә хәзер рулонлап төргән печәнне алып кайталар да, бик уңай, үзләре чабып азапланасы юк. Зират өсте кычытканга күмелсә дә - берәүнең дә исе китми, чистарттыру мең бәла. Көнен билгеләп, белдерүләр элеп куйсаң да, халык биз аз чыга, анда да үзләренекен генә җыештыралар да, кайтып китәләр.

15-20 еллар элек мәчеткә йөрүче егермеләп кеше җыела идек, шулар белән зиратны чистартып чыга идек. Ә хәзер намазга йөрүче 4-5 карттан (алары да авыру-сырхау, аксак-туксак) зират чистартуны оештырып булмый. Зиратларны чиста тоту мәхәллә өстендә булса, элекке кебек халык бик теләп чыкмый мондый изге эшкә. Бүгенгесе көндә ясатып алып кайткан 100 метр койма куелуны көтеп, зират эчендә ята. Аллаһының ярдәме белән, шушы изге Рамазан ае үткәч, шул коймаларны урынына бастырып куярбыз, дип уйлап йөрим. Билгеле инде, аннары аларны матур итеп буяп куясы да була. Шуңа күрә халыктан сорар идем, әлеге эшләрне бердәм булып башкарып чыксак иде. Авылдан читтә яшәүче якташлар да ярдәм итсә, бик рәхмәтле булыр идек.

Зиратыбызда бик борынгы ике таш бар, язуларын укып булмый, гарәпчә язылышта түгел (рунчамы, фарсычамы - әйтә алмыйм). Шул ташлар, бәлки, авыл тарихына нинди дә булса мәгълүмат бирерләр иде, укый белүче булса.

Олы Якедән Юныс Закиров язмасының тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасының 53нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: