Яшел Үзән

Яшел Үзән районында ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга субсидияләр бирелә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр яшь кош-корт (күркә, каз, үрдәк бәбкәләре, бройлер чебешләре) сатып алуга чыгымнар өлешен каплаугасубсидияләр бирә.

Субсидияләр кош-корт (күркә, каз, үрдәк, бройлер чебешләре) итен җитештерү һәм сату күләмнәрен арттыру максатында бирелә.

Хуҗалыкларга субсидияләр түбәндәгечә бирелә: бер баш күркә һәм (яисә) казга 100 сум исәбеннән, бер баш үрдәккә - 80 сум, бер бройлер чебешенә - 30 сум.

Субсидияләр күләме сатып алынган яшь кош-корт хакының 50 процентыннан артмаска тиеш, транспорт чыгымнары субсидиягә керми.

Хуҗалыкларга субсидияләр бирү өчен түбәндәге шартлар куела:

1) яшь кош-кортны Татарстан Республикасы террриториясендә теркәлгән, авыл хуҗалыгы кошларын үрчетү белән шөгыльләнүче кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алу;

2) сатып алына торган кошның яше бер айдан зуррак булмаска тиеш;

3) сатып алынган кошның сакланышын тәэмин итү бурычы: бройлер чебешләре һәм үрдәк бәбкәләре - сатып алу шартнамәсе һәм сатып алынган яшь кош-кортка түләү турында финанс документлары нигезендә - сатып алынган көннән ике ай дәвамында, казлар һәм күркәләр - дүрт ай дәвамында;

4) бер хуҗалыкка 50дән алып 100 башка кадәр яшь кош-корт сатып алу.

Субсидия алу өчен 2016 елның 1 июненә кадәр авыл яисә шәһәр җирлегенең, республика әһәмиятендәге шәһәр нигезендә төзелгән шәһәр җирлекләреннән тыш, башкарма комитетына (алга таба - башкарма комитетлар) түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- субсидия бирү турында ирекле рәвештә язылган гариза, анда түләү реквизитлары, сатып алынган кош-кортның һәр төре буенча баш саны, почта адресы һәм сатып алынган яшь кош-кортның сакланышын тәэмин итү бурычы күрсәтелергә тиеш;

- сатып алынган кошлар өчен түләүне һәм кошларның кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынуын раслый торган документларның (сатып алу шартнамәләре, алу-тапшыру актлары, түләү йөкләмәләре (квитанция яисәкасса чегы), накладнойлар һәм ветеринария белешмәләре) күчермәләре;

- шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗалык исәбе кенәгәсеннән яшь кошларны Министрлык тарафыннан расланган рәвеш буенча исәпкә кую фактын раслый торган өземтә.

Кошларның сакланышын тәэмин итү буенча кабул ителгән бурычны үтәү срогы узганчы кошлар үлгән яисә авыру сәбәпле аларны суярга туры килгән очракта, башкарма комитетларга билгеләнгән тәртиптә ветеринар белешмәләре һәм кошларны бракка чыгару турында актлар тапшырылырга тиеш.

Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итү өчен дә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан субсидияләр биреләчәк (районнар билгеләгән лимитлар кысаларында). Мондый субсидияләр арасында - шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга сөтюнәлешендә мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр, товар һәм токымлы башмак таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган таналар сатып алуга, токымлы ана кәҗәләр сатып алуга, сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәтләрен күрсәтү чыгымнарын каплауга, өч яшьтән зуррак булган үгезләрне тоту өчен азык сатып алуга, сыерларга профилактик ветеринария хезмәтләре күрсәтү чыгымнарын каплауга субсидияләр.

Шулай ук кече хуҗалыклар (шул исәптән шәхси ярәмче хуҗалыкларны үстерүгә) алган озын сроклы һәм кыска сроклы кредитлар буенча процентлар түләү өлешен каплауга да субсидияләр биреләчәк.

Әлеге ярдәм чараларының барысы да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 2016 елның 14 мартындагы 138 номерлы карарында күрсәтелгән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: