Яшел Үзән

Яшел Үзән районында узган атнада тагын бер су корбаны теркәлгән

14 августта коткару хезмәтенә шалтыратып, Рус Норлаты авылыннан 1 чакрым ераклыкта Гөбенә елгасында кеше бату турында хәбәр итәләр.

Бу урынга Буа коткаручылары килеп җитә. Батып үлүченең Күгеш авылында яшәүче 39 яшьлек ир булуы ачыклана. Ул әнисе һәм сеңлесе белән яшәгән, "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖның "Карашәм" фермасында көтүче булып эшләгән.

Ферма мөдире сүзләренә караганда, көтү көткәндә ике көтүченең берсе - 39 яшьлек ир кичке алтынчы яртылар тирәсендә су коену теләге белән суга чумган һәм кире чыга алмаган. 20 әгатькә килеп җиткән коткаручылар батучының гәүдәсен таба алмаган. Икенче көнне, ягъни 15 августта гына Казан коткаручылары аны көндезге уникеләрдә судан табып чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: