Реклама
Узган шимбәдә Яшел Үзән-Казан трассасында, Грузинка бистәсе янында, автобус җәяүлене бәрдерә. 112 хезмәте һәлакәт урынына 11 минуттан соң ук килеп җитә. Казан - Йошкар-Ола рейсы буенча баручы 53 яшьлек автобус йөртүче 85 яшьлек ир-атны бәрдерә. Нәтиҗәдә ир-ат урында үлә.