Яшел Үзән

Яшел Үзән районында артмаган да, кимемәгән дә

Ай башыннан сөт күләме кимегән һәм арткан районнар мәгълүм.

Хәзергә Татарстанда 3829,1 тонна сөт савып алына.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, ай башы белән чагыштырганда, республикада сөт күләме 29,2 тоннага кимегән. Хәзергә Татарстанда 3829,1 тонна сөт савып алына.

Сөт күләме азайган районнар исемлеген Буа җитәкли. Ай башы белән чагыштырганда, районда хәзер сөт 3,3 тоннага азрак савыла. Минзәләдә күрсәткечләр - 3,2 тоннага, Əтнә һәм Балтачта - 3 тоннага, Апас һәм Теләчедә - 2,5 тоннага, Түбән Камада 2 тоннага кимегән.

Биектауда исә сөт күләме, киресенчә, ай башы белән чагыштырганда, 1,7 тоннага арткан. Əлки, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә сөт күләмен - 0,5 тоннага, Алабуга - 0,4 тоннага, Əгерҗедә һәм Бөгелмәдә 0,2 тоннага арттыруга ирешкәннәр.

"Татар-информ", Лилия Локманова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: