Яшәеш

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында яшьләр хоккей тартмачыгы ясый башлады

Олы Ачасыр авылында яшьләр инициативасы белән хоккей тартмасы ясала башлады. Ләкин эшләр авыррак бара, чөнки әлеге дә баягы финанс ягы начар. Әмма авылдашлар бу игелеле эштән читтә калмаска ышандыра. Эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин да яшьләрнең бу идеясен тормышка ашыруга ярдәм итәчәген белдергән. Хәзер егетләр җирне тигезләү, арзанрак төзелеш материалларын эзләү белән...

Олы Ачасыр авылында яшьләр инициативасы белән хоккей тартмасы ясала башлады. Ләкин эшләр авыррак бара, чөнки әлеге дә баягы финанс ягы начар. Әмма авылдашлар бу игелеле эштән читтә калмаска ышандыра. Эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин да яшьләрнең бу идеясен тормышка ашыруга ярдәм итәчәген белдергән. Хәзер егетләр җирне тигезләү, арзанрак төзелеш материалларын эзләү белән мәшгуль. Сәламәт яшәү образын пропагандалауга реаль эш белән ярдәм итәләр, афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында яшьләр хоккей тартмачыгы ясый башлады
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

Яшәеш