Яшел Үзән

Яшел Үзән район Советының соңгы сессиясендә берничә яңалык аерым ассызыкланды

Сессиядән үзгәрешләр бар.

Әйтик, үз теләкләре белән вакытыннан алда вәкаләтләрен туктаткан депутатларның исемнәре аталды: Олы Ачасыр авыл җирлегенең 4нче сайлау округыннан Әнвәр Миңнуллин, Бишнә авыл җирлегенең 4нче сайлау округыннан Рамил Садыков һәм Мулла Иле авыл җирлегенең 7нче сайлау округыннан Илнур Сәгъдиев. Депутат буларак кылган изге эшләре өчен авыл халкыннан аларга зур рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә игътибарларыннан калдырмаслар дип ышанасы килә.
Болардан тыш, Олы Карагуҗа һәм Норлат авыл җирлекләре башлыкларыннан хәбәр килгән: халык депутатлары Алексей Жигулин (5нче округ) һәм Ләлә Хаҗипова (3нче округ) табышлары турында декларация тапшырмаган.
Коррупциягә каршы законнарга үз­гәрешләр кертелү сәбәпле җирле депутатлар да хәзер табышлары турында хисап тотарга тиеш. Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин билгеләвенчә, кабул ителгән нормалар халык сайлаучыларының статусын күтәреп кенә калмый, ә аларга карата халык ышанычын да арттыра.
Декларация 30 апрельгә кадәр тапшырылырга тиеш булган. Димәк, закон үтәмәүчеләрнең прокуратура күзәтчелеге астына эләгүе ихтимал.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: