Яшел Үзән

Яшел Үзән район Советы сессиясе булды

Яшел Үзән муниципаль районы Советының өченче сессиясе һәм Яшел Үзән шәһәр Советының өченче чакырылышының чираттан тыш дүртенче сессиясе булды. Анда Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алмаштыру конкурсын уздыру тәртибе кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм конкурс комиссиясе членнарын билгеләү турындагы карар кабул ителде. Шулай ук "2011-2015 елларда ТР Яшел Үзән муниципаль...

Яшел Үзән муниципаль районы Советының өченче сессиясе һәм Яшел Үзән шәһәр Советының өченче чакырылышының чираттан тыш дүртенче сессиясе булды. Анда Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алмаштыру конкурсын уздыру тәртибе кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм конкурс комиссиясе членнарын билгеләү турындагы карар кабул ителде.

Шулай ук "2011-2015 елларда ТР Яшел Үзән муниципаль районында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, халык арасында исерткеч продукцияләр, сыра һәм тәмәке куллануны киметү" программасының үтәлеше турында доклад тыңланды. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин бу турыда үзенең фикерен җиткерде:

-Бездә үлем - китем арта бара, - диде ул - "Сәламәт яшәү рәвеше" программасы аңа баглаган өметләрне акламады. Программа бар, ә нәтиҗә - юк! Эшләми торган программадан ни файда?! Алга таба бу юнәлештә яхшы якка үзгәрешләр булыр, дип ышанам.

Бертөрлелеккә яңа сулыш өреп, залдагыларны җанландырып, Владимир Высоцкийның спортка багышланган җыры астында Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Нигмәтуллин трибунага чыгып районыбыз һәм шәһәребез халкының спортка тартылуын, алар өчен барлык шартлар барлыгын әйтеп үтте. Ул кереп киткәндә Высоцкий җырына алкышлар да кушылды. Әлеге күңелле күренештән соң Яшел Үзән муниципаль районының коммуналь-торак хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимовның төгәл, конкрет чыгышы да күтәренке кәеф белән тыңланылды. 39 котельныйның да ягулык сезонына 100% әзер булуы күңелләргә тагын да җылылык өстәде. Шулай ук "Стандарт ишек аллары" муниципаль адреслы программасының да тик ятмавы, 2016 елда ишек алларына асфальт җәюгә 25 млн. сум бүленгәнлеген әйтте. "Бер ишек алдын төзекләндерү (монда асфальт җәю генә керә) уртача 700 мең сумга төшә", - диде ул.

Гөлнара Вәлиева.

Язманың тулы вариантын газетабызның 76нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: