Яшел Үзән

Яшел Үзән предприятиесе хезмәткәрләренә 2 млн сум бурычын түләгән

"Эвант Строй" ширкәте прокуратура тикшерү уздыргач үзенең хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча 2,1 млн. сум бурычын түләгән.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Темников аңлатуынча, әлеге предприятие директоры Илгиз Латыйпов бик озак вакыт 105 кешегә хезмәт хакы түләмәгән. Аңа прокуратура инициативасы буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Шуннан соң гына ул хезмәт хакы ала алмыйча интеккән хезмәткәрләр белән исәп-хисап ясаган.

-Яшел Үзән прокуратурасы гражданнарга кагылышлы хезмәт хокукларының үтәлешен даими контрольдә тота, - дип сөйли прокурор ярдәмчесе. - Контрольлек итүче органнар белән элемтәдә торып, закон таләпләрен үтәмәүчеләрне ачыклыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: