Яшел Үзән

Яшел Үзән мөселманнары Дин белгечеләре елын башлап җибәрде

Бу хакта, Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. Бу хактагы карар Идел буе Болгар иленең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә багышлап төзелгән Истәлек билгесе бинасында узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында кабул ителде. "Без...

Бу хакта, Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Бу хактагы карар Идел буе Болгар иленең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә багышлап төзелгән Истәлек билгесе бинасында узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында кабул ителде.

"Без ел дәвамында имам исемнәрен өйрәнергә, аларның нәрсәләр язуларын белергә, бу ел ахырында дәреслек бастырырга телибез. Аның ярдәмендә һәр татар кешесе безнең җирдә туган һәр дин белгече турында белә алачак", - дип аңлатма бирде Татарстан мөфтие.

2014 ел Дини традицияләрне торгызу елы булды, дип искәртте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: