Яшел Үзән

Яшел Үзән медицинасының «сәламәтлеге» какшаган

Ә республика алардан сыйфатлы эш нәтиҗәсе көтә Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге индикатив күрсәткечләргә карап бәяләнә. Кызганычка, республика күләмендә алынган рейтингта 2012 ел нәтиҗәләре буенча безнең районның сәламәтлек саклау системасы сизелерлек артка (38-39нчы урыннар) тәгәрәгән. Бу хакта күптән түгел булып узган медицина советында ачыктан-ачык әйтелде. Монда шулай ук 2012 елга йомгак...

Ә республика алардан сыйфатлы эш нәтиҗәсе көтә
Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге индикатив күрсәткечләргә карап бәяләнә. Кызганычка, республика күләмендә алынган рейтингта 2012 ел нәтиҗәләре буенча безнең районның сәламәтлек саклау системасы сизелерлек артка (38-39нчы урыннар) тәгәрәгән.
Бу хакта күптән түгел булып узган медицина советында ачыктан-ачык әйтелде. Монда шулай ук 2012 елга йомгак ясалып, бу елга бурычлар куелды һәм медицинаның иң проблемалы урыннары билгеләнде.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов узган ел эш нәтиҗәләренә җентекле анализ ясап, туберкулез һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары күрсәткечләренең әле һаман югары булуы турында сөйләде. Яман шеш авырулары буенча хәлне үзгәртү таләп ителә. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар кимемәгән. Рейтинг билгеләнгәндә, халыкның медицина хезмәте күрсәтелүнең сыйфатына кагылышлы дәгъвалары да исәпкә алына. Әллә нинди өр-яңа технологияләр белән дәвалап та, медицина хезмәткәрләренең пациентларга карата карашы үзгәрмәсә, зур нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел.
- Йөрәк-кан авыруларыннан тыш онкологиядән үлем очраклары икенче урында тора, - дип сөйли онкология бүлеге мөдире Нәҗметдин Абдулҗамалов. - Яман шеш авыруы белән 3215 кеше исәптә торып, ул район халкының 2 процентын тәшкил итә. Елдан-ел бу күрсәткеч 3-4 процентка артып бара. Соңгы 3 елда 852 кешенең гомере шушы авыру нәтиҗәсендә өзелде. Бүген районда һәр 51нче кеше онкология авыруы белән исәптә тора (республикада һәр 54нче кеше). Әлеге авырулар арасында үпкә шеше өстенлек ала.
Авыл җирлекләрендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү турында Карамалы Тау амбулаториясе мөдире Евгений Веселкин сөйләп, бу зонада медицинаның үсештә булуын, логистика үзәге төзелүгә бәйле рәвештә медицина объектларын да киңәйтергә кирәклеген билгеләде. Ул очрактан файдаланып, сәламәтлек саклау министрлыгына медицина җиһазлары белән әйбәт тәэмин ителешкә рәхмәтен җиткереп, ремонтланган рентген, УЗИ кабинетларын җиһазлауда да ярдәм таләп ителүен белдерде. Бу участокта техник яктан уңай үзгәрешләр күзәтелсә дә, сәламәтлек күрсәткече бик төрле, әйтик, үлем-китем югары булып, туучылар саны түбән.
Психоневрология диспансеры баш табибы Владимир Бахмуров наркомания белән авыручылар санының кимүен республика программалары гамәлгә ашырылу, ә алкоголикларның - исәпкә басмыйча, аноним дәваланулары белән аңлата.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов билгеләвенчә, Яшел Үзән медицинасының рейтингын күтәрүдә шартлар бар, бары эшкә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Дәваханәләрдә шартлар әйбәт, җиһазланыш заман дәрәҗәсендә, квалификацияле белгечләр дә җитәрлек, иң мөһиме - хезмәт хаклары сизелерлек арткан. «Хәзер республика сездән сыйфатлы эш нәтиҗәсе көтә. Кайбер юнәлешләр буенча югалткан рейтингны идарә итү юлы белән дә хәл итеп була. Мәсәлән, флюорография тикшерүләре уздыруны киңәйтеп җибәрү, пациентлар дәгъвалары белән эшләү һәм башкалар. Шуңа күрә уңай үзгәрешләр буласына ышанам», - диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгинның да медицина хезмәткәрләренә сораулары күп булды. Әйтик, идарә итүнең моноструктурасын булдыру файдагамы-юкмы? Бер яктан караганда - уңайлы кебек, икенче яктан, учреждение зуррак булган саен - канәгатьсезлек белдерүчеләр шуның кадәр күбрәк. Мисал өчен, авыл җирләрендә медицина хезмәтенә дәгъва белдерүчеләр аз булса, шәһәрдә, киресенчә. Васильево дәваханәсенең 2нче дәвалау корпусында ремонт бара, анда йогышлы авырулар бүлеге ачылачак. Әмма ул нибары 20 койкага гына каралган. Районга 50 урын кирәк. Бу мәсьәләне дә хәзер үк хәл итәргә кирәк. Медицина айныткычын яңадан ачарга туры килмәгәе. 1нче поликлиника буенча сораулар күп. «Кая төртсәң дә акча кирәк, әмма безгә боларның берсен дә игътибарсыз калдырмыйча, юлын эзләргә туры киләчәк», - диде А.Тыгин.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: