Яшел Үзән

Яшел Үзән корабле - Вьетнам республикасына

«Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге завод»ында «Гепард-3.9» кораблен суга төшерү тантанасы булды. Бу инде икенче пар фрегатның икенче судносы. Ул «Яшел Үзән проект-конструкторлар бюросы» тарафыннан проектланып, Вьетнам республикасының хәрби-диңгез хезмәте өчен билгеләнгән. 2200 тонна су куышлы бу кораб дәүләт чикләрен һәм экономик зоналарны саклау, пиратлык һәм броконҗерлыкка каршы көрәш максатларыннан...

«Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге завод»ында «Гепард-3.9» кораблен суга төшерү тантанасы булды. Бу инде икенче пар фрегатның икенче судносы. Ул «Яшел Үзән проект-конструкторлар бюросы» тарафыннан проектланып, Вьетнам республикасының хәрби-диңгез хезмәте өчен билгеләнгән. 2200 тонна су куышлы бу кораб дәүләт чикләрен һәм экономик зоналарны саклау, пиратлык һәм броконҗерлыкка каршы көрәш максатларыннан чыгып иң заманча корал һәм проборлар белән җиһазландырылган.

- «Гепард-3.9» фрегатларын төзү - заводның Вьетнам белән халыкара хәрби-тех-ник хезмәттәшлек кысаларында эшләүнең дәвамы. Әлеге проект буенча барлык төзү этапларын уңышлы башкарып тапшырган беренче пар хәрби судно, тропик диңгез шартларында югары күрсәткечләре белән безне куандырды инде. Беренче контрактның уңай нәтиҗәләре икенче пар фрегат төзүгә этәргеч булды. Алга таба да эшләребез горурланырлык булыр дип ышанам, - диде Горький исемендәге заводның генераль деректорыРенат Мистахов.

Тантананың заводның уңган эшчеләренә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшыру белән үрелеп баруы тагын да ямь өстәде. Аларны килгән мәртәбәле кунаклар - Вьетнам республикасы вәкилләре һәм үзебезнең җитәкчеләр тәбрикләде.

Шулай итеп, мәһабәт кораб суга төшерелде. Монысы да, алдагылары кебек үк, төзелешендә өлеше кергән һәркемне шатландырырлык күрсәткечләр бирер, дип ышанабыз.

Гөлнара Вәлиева.

Тулырак - газетаның 39нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: