Яшел Үзән

Яшел Үзән икмәк комбинаты – җиңүчеләр арасында

Мәскәүдә икмәк-кондитер әйберләренә «Тортлар. Вафлилар. Печеньелар. Пряниклар - 2016» Халыкара конференция чаралары кысаларында сыйфат халыкара смотры булып, анда Яшел Үзән вәкилләре дә катнашты.

Татарстан Республикасыннан смотрда «Казанның 2 нче икмәк заводы» ААҖ, «Казанның 3 нче икмәк заводы» ААҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ (Казан шәһәре), «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ катнашты. Алар 16 төрле кондитер әйберләре алып барган.
Татарстан Республикасының Икмәк җитештерүчеләр берлеге югары сыйфатлы продукция өчен Диплом һәм Гран-при белән бүләкләнде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның икмәк пешерү предприятиеләре 9 алтын медаль яулаган.
«Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ - «Медуница» торты өчен - көмеш, «Сувенир» прянигы өчен бронза медальгә ия булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: