Яшел Үзән

Яшел Үзән герое зур хөрмәт белән җир куенына иңдереләчәк

Иртәгә, 7 майда, Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган, озак еллар хәбәрсез югалган булып исәпләнгән Тимофей Мещеряков җәсәден җиргә иңдерү алдыннан кайгылы, шул ук вакытта тантаналы чара була. Тимофей Мещеряков фронтка 1941 елның 26 августында алына һәм шул ук елның октябрендә Ельня янында барган каты бәрелешләрдә һәлак була. Яу...

Иртәгә, 7 майда, Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган, озак еллар хәбәрсез югалган булып исәпләнгән Тимофей Мещеряков җәсәден җиргә иңдерү алдыннан кайгылы, шул ук вакытта тантаналы чара була.

Тимофей Мещеряков фронтка 1941 елның 26 августында алына һәм шул ук елның октябрендә Ельня янында барган каты бәрелешләрдә һәлак була. Яу кырында башын салган солдатның калдыкларын Мәскәү эзтабарлары 26 апрельдә табып ала. Солдат медальоны буенча туганнарын эзләп таба. Артиллерист Т.Мещеряковның оныклары Яшел Үзәндә яши.

Мәгълүмат ЯҮМР Советы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: