Яшел Үзән

Яшел Үзән чыгарылыш сыйныф укучылары игътибарына

Бюджетлы урыннар артканмы, кимегәнме?

Татарстан вузларында узган кабул итү кампаниясенә караганда бюджетлы урыннар 635кә кимеде, ә гомумән алганда, бакалавриат, специалитет һәм магистратураларны да кертеп, 16 318 урынга. Бигрәк тә КНИТУ-КАИ, медицина һәм архитектура-төзелеш университетларына билне кысыбрак буарга туры киләчәк.

Киләсе уку елына РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы илебез вузларына 500 мең бюджетлы урын бүлеп бирде. Өстенлек инженер специалистларына, IT-юнәлешләренә, педагогика, математика һәм табигый фәннәргә бирелә. Шуның өстенә, хөкүмәт юристларны, экономистларны, менеджерларны әзерләүне кыскартты. Бюджет урыннар өчен вузларга ачык бәйгедә көрәшергә туры килде. Нәтиҗәдә, кайберәүләрнең 2016/2017 уку елына бирелгән гаризалары яклау тапмады.

Югары уку йортларында бюджетлы ассигнованияләрнең кимүен илдәге авыр экономик шартлар белән бәйлиләр. Шулай да Татарстанның кайбер вузлары, конкурс нәтиҗәләре буенча киләсе уку елына бирелгән бюджетлы урыннар саны белән канәгать.

-КФУга 5316 түләүсез уку урыны бирелде. Бу узган елгы кабул итү кампаниясенә караганда 51гә күбрәк. Алар магистратураны киңәйтүгә беркетелгән, - дип хәбәр итә КФУның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илнур Гарипов.

Казанның Бауман исемендәге ветеренария медицина академиясенең дә ул яктан сөенерлеге бар - былтыргы 350 урынына 385 студентка бушлай белем бирә алачак.

-Беренче курска ветеренария, стандартизация, җитештерү технологиясе һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү юнәлешләре буенча студентларны кабул итү саны артачак, - диләр, академиянең кабул итү комиссиясендә.

Казан аграр университетына да, узган ел белән чагыштырганда, бюджетлы урыннар күбрәк эләкте: 681 урынына 721. Әлеге уку йортында моны кайчандыр ябылган "Экология һәм табигатьне куллану" специалистларын әзерләүне яңадан ачу һәм моңа кадәр читтән торып укытылган ландшафт архитекторларын көндезге укытуга күчерелүе белән аңлаталар. Федераль чиновниклар, күзне шатландыручы ландшафтларга илебездә кытлык булуын аңлаганнар, күрәсең.

"Глобаль университетлар" ассоцияцясе вузларының ректорлары, "чиле-пешле" специалистлар чыгаручы "заочкаларның" кайбер юнәлешләрен ябуны тәкъдим итүгә карамастан, бюджет финанславын кыскарту бер вузның да читтән торып укучыларына кагылмаячак.

-Мәсәлән, 2015 ел белән чагыштырганда, КФУ һәм КНИТУ-КАИның читтән торып уку бүлекләренә кабул итү 20, ә аграр университетта - 10 проценттан күбрәккә арткан, - дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Евгений Темников.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: