Яшел Үзән

«Яшел Үзән» бәйгесенә старт бирелде

Газета укучылар белгәнчә, «Яшел Үзән» газетасы район башлыгы призына кышкы чорда – «Безнең йортта – Яңа ел», ә язгы-җәйге вакытта «Иң яхшы ишегалды» дип аталган бәйге үткәрә. Әлеге проект 2015 елда старт алган иде.

Җәйге конкурс исә 15 майдан 26 августка кадәр барачак. Катнашучылар һәр айда фотоларны редакциягә җибәреп торырга, ә аларда алга таба үзгәреш булырга тиеш.

Катнашучыларның «Яшел Үзән» газетасының икенче ярты еллыгына язылуы төп шартларның берсе. Тулырак кагыйдәләре белән баш биттә «Конкурс» бүлегендә таныша аласыз.

Яшел Үзән районы Карашәм авылы Луговая 3 йортында яшәүче Габбас Гыйрфан улы Сираҗиевның капка төбе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: