Яшел Үзән

Яшел Үзән бер сәгать утсыз

Иртәгә, 29 мартта, республикада 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр "Час Земли" акциясе була. "Җир сәгате" акциясе ел саен һәр март аеның соңгы шимбәсендә Кыргый табигать бөтендөнья фонды (WWF) инициативасы буенча үткәрелә һәм планетада экологик хәлне яхшырту, энерго-ресурсларны саклау проблемасын хәл итүдә барлык дәүләтләрнең теләкләшлеген белдерә. Акциядә...

Иртәгә, 29 мартта, республикада 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр "Час Земли" акциясе була.

"Җир сәгате" акциясе ел саен һәр март аеның соңгы шимбәсендә Кыргый табигать бөтендөнья фонды (WWF) инициативасы буенча үткәрелә һәм планетада экологик хәлне яхшырту, энерго-ресурсларны саклау проблемасын хәл итүдә барлык дәүләтләрнең теләкләшлеген белдерә.

Акциядә катнашучыларга бер сәгатькә торакларда, урамнарда утны бер сәгать сүндереп торырга һәм электр энергиясен сакчыл тотуга юнәлдерелгән чаралар үткәрергә тәкъдим ителә.

Әйдәгез, хөрмәтле якташлар, бездә шушы акциягә актив кушылып, Җир йөзендә экологияне саклауда үзебездән кечкенә генә булса да өлеш кертик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: