Яшел Үзән

Яшел Үзән “Анжи-Юниор”ы “Рубин”ның яшьләр командасын җиңде

Безнекеләр Казан командасын 4:0 исәбе белән отты.

Матчта Дмитрий Дехтерюк, Рамазан Мартынович һәм яшел үзәнлеләр өчен әле яңа уенчы Дмитрий Кудряшов туп кертеп, аерылып торды. Бер тупны казанлылар үз капкаларына үзләре кертте.

-Яшьләр командасы гына булса да, "Рубин"ны җиңүебез шатлык. Тиздән беренче рәсми уен, егетләргә 45 минуттан артык футбол кырында уйный алырга кирәк. Киләсе уен тагын да озаграк булачак, - ди "Анжи-Юниор" командасы тренеры Сергей Герасимец. Тиздән, 8 июльдә безнең команда "Нефтехимик" белән иптәшләрчә уенда очрашачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: