Яшел Үзән

«Яшел Үзән» җанатарлары урамында тагын бәйрәм

Узган шимбәдә Виктор Колотов исемендәге «Комсомолец» стадионында Татарстан суперкубогы өчен футбол матчы булды.

Анда республика чемпионы «Яшел Үзән» командасы Татарстан Кубогы иясе «Бөгелмә-Рунако» командасы белән очрашып, 2:0 исәбе белән җиңү яулады.
Бөгелмәлеләр никадәр тырышмасын, яшел үзәнлеләр Иван Четверик, Николай Дворянинов аларга бернинди шанс калдырмады. «Яшел Үзән» беренче тапкыр Татарстан Суперкубогында җиңде, ә бөгелмәлеләрнең бу исемгә ике тапкыр лаек булганнары бар.
Фото: kazanfirst.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: