Яшел Үзән

Яшь гомер әрәм булган

Атнаның беренче көнендә Васильево бистәсенең Лесная урамындагы йортта янгын чыга.

Йорттан төтен чыкканын күреп алган күршеләр янгын сүндерү хезмәтенә тиз арада шалтыратса да, йорт бик тиз янып бетә. Күршеләр коткаручыларга өй эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында әйтә. Чыннан да, янгында йорт хуҗасы калып, һәлак була. Күршеләре сүзләренә караганда, ул йортта берүзе яшәгән һәм спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан. Янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыгарга мөмкин, дип фаразлыйлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: