Яшел Үзән

Яшә, балкып яшә, авыл!

«Ничек яшисең, авыл?» – дигән сорауны күпләребез куя. Шул сорауга җавап та эзләргә тырышабыз.

Безнең авыл әйбәт яши. Матур йортлар, төзек каралты-куралар, бизәкле капкалар. Күргәч күңел сөенә. Юлларыбыз да Аллаһка шөкер, капка төбенә кадәр батмый-чуммый керәбез. Бездә генә түгел, тирә-юнь авылларда да шулай инде.
Ләкин! Һәр авылда буш, тәрәзәсе кадакланган, тирә-юне караусыз йортлар да юк түгел. Күбесенең кайтып карар, төзекләндерер кешесе юк, беришеләре кирәксенми дә.
Ә андый йортлар матур авылыбызны бизәми шул. Бакча урыннары буш тормый аларның, тирә-күршеләре печән чәчә, файдалана. Шайтан таягы баскан бакчалар юк диярлек. Ә йортлары – үксез баламени, күңелсез, капкада бик, кергән эз дә юк. 
Балалары янәшә генә яшәп, туган нигезләрен ташламаучы, карап, тәртиптә тотучылар да байтак. «Киңәшле йорт таркалмый» – ди халык. Күпләре киңәшеп, берәр туганы (күбрәк кыз туганнар) нигезне ташламый, яисә бөтенләй кайтып төпләнә. 
Ата-ана нигезен саклаучы, матурлаучы авылдаш кызларыбызга (күбесе пенсиядә инде) сокланырлык та, рәхмәт тә әйтәсе килә. Кайткач ачык ишек, ачык йөз күрсәтүче кызларыбыз алар. 10 бала үстергән гаиләдә, шулардан берәү дә яшәп калмаган Госман абый нигезенә кызы Әкълимәсе кайтты. Читкә китүләрен гаепләргә теләмим. Андый гаиләләр бик күп булды, заманасы да шундыйрак иде. Әти-әнисе йортында ут сүнмәгәч, нигез догалы булгач, карап кына торасы килә.  
Фатирын, торган җирен ташлап, Галимә апаның Асиясе нигез сакларга кайтты. Тирә-юнен гөлбакча итеп тота. Бар туганнары олы апалары янына ачык йортка кайта хәзер. Бердәм, бер-беренә ярдәм итешеп яшиләр. Урамнан үткәндә дә тәрәз төбендәге шау чәчәккә күмелгән гөлләрне күргәч, күңел сөенә. Күршесендә генә Яшел Үзәндә яшәүче Тәслимә дә гаиләсе белән ял саен кайталар, кышын да газны сүндермиләр, капка төбе көрәлгән була. 

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы
 

Дәвамы газетада (№49)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: