Яшел Үзән

Ярдәмләшеп яшик

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин инвалидлар, инвалидларның һәм инвалид балаларын тәрбияләүче ата-аналарның иҗтимагый оешмалары белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

Биредә сәламәтлекләренә бәйле рәвештә мөмкинлекләре чикле булган гражданнарның проблемаларын тикшерү, аларны чишү, бу юнәлештә башкарылган эшләр турында фикер алышынды. Чынлап та, безнең җәмгыятьтә алар ишекнең бу ягына чыккач ук кыенлыклар белән очраша. Ул проблемалар чишеп бетерерлек түгел, әлбәттә. Тик болай да язмыш тарафыннан назланмаган әлеге кешеләрнең тормышларына әзме-күпме игътибар итү, яшәгән мохитларында уңайлыклар тудыру, ничек тә булса булышу - төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Муниципалитет та, дәүләт тә аларга битараф түгел, мөмкинлекләрдән чыгып ярдәм итәргә тырыша, әлбәттә. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нуриева инвалидлар өчен коммуналь түләүләргә ташламалар турында әйтеп узды:
- Әлеге субсидиянең күләме инвалидның кеременә карап үзгәрә. Керем күбрәк булган саен, компенсация кимрәк билгеләнә. Бу түләүне 31 декабрьгә кадәр, тиешле документларны туплап биргәннән соң, алырга мөмкин булачак, - диде ул.
Торак мәсьәләсе бар да бар инде ул. Бу җәһәттән башлыгыбызның да әйтер сүзе бар булып чыкты:
- Сезнең инвалидлар фонды, хисапчыларыгыз пандуслар белән тәэмин ителгән йортта, менә дигән фатирларны офис итеп кулланалар. Ә нигә аларны инвалид балаларга бирмәскә? Хисапчыларга кайда утырсалар да барыбер түгелмени? Торак булмаган биналар да бар бит, - диде Александр Тыгин. Аның бу искәрмәсе белән килешми мөмкин түгел.
Гөлнара Вәлиева
Тулырак - газетабызның 92нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: