Яшел Үзән

Ярдәмгә мохтаҗлар өчен бәйрәм

Яшел Үзәндә "Рәхәт" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ""Яхшылык атнасы" кысасында "Белем иленә сәяхәт" дип аталган бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәм әлеге үзәкнең педагоглары Виктория Субаева һәм Зәрина Гайсина тарафынна әзерләнгән иде. Чарада 12гаилә - 12 бала һәм 12 ата-ана катнашты. Җыелучылар алдында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Хәлилова чыгыш ясады һәм балаларны яңа уку елы белән котлады. Балалар төрле уеннарда, конкурсларда актив катнашты, үзләренең сәләтен күрсәтте. Бәйрәм ахырында "Беркуччи" ширкәте директоры Аббас Хыдыров балаларга мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: