Яшел Үзән

Ярату хәзер перчатка алыштыру кебек

Газетабызның 2019 ел 28 июнь санында басылган «Бүген һәм хәзер яшәргә кирәк» хаты буенча уйланулар.

Бу хатта язганны укып, бернинди дә төпле фикергә килергә мөмкин түгел. Минемчә, монда мәгълүмат җитеп бетми. Мондый хатны газетада бастыру үзенең максатына ирешә ала, дип уйламыйм. «Кеше турында ни сөйләгәненә карап түгел – гамәлләренә карап бәя бирәләр», – дигән гыйбарә бар.
Хәзер хат эчтәлегеннән чыгып, бераз фикер йөртик. Айгөл, баласын алган да, сөяркәсе белән башкалага «тайган». Ни өчен сөяркәсе белән дип язылган, ә яраткан кешесе белән, дип түгел? Хәзерге чорда яратуга перчатка алыштыру кебек кенә карыйлар. Әгәр дә ялгышсам, ачуланмагыз, мин әле редакция хезмәткәрләре дә (шушы заман кешесе буларак) мондый карашка уңай карый, дип уйлыйм.
Сөяркә дигән сүз – пос­тельдә йоклап туйган дигән (ассоциация) фикергә китерә. Бәхетне хәйләкәрлек белән яулап алырга теләүчеләр бик ялгыша. Күп кешене алдалап була, ләкин Аллаһ Тәгаләне түгел! Ни өчен никах укыла? Анда бит үзеңнең киләчәк тормышыңны башка (кызга яки егеткә) кешегә үз теләгең белән Аллаһ Тәгалә алдында тапшырасың! Яисә, син үз бурычыңны үтәү турында Раббыбыз алдында җавап бирәсең (үлгәнче!). Аннан соң, мин үзләрен бик интеллегент, грамоталы санаучыларны күрә алмыйм. Хатның (мәкаләнең) башы да шундый фикерне раслый.
Айгөл шалтырата: «Сәлам, подруга!» (нинди «блатной»!) Тотып селкесәң өч тиенгә ярамаган, үз-үзен генә яратучы барышнядыр әле! Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын, дигән фикерне бик еш оныталар. Кешенең кеше булуы, аның җәмгыятьтә тоткан урыны белән генә билгеләнми. Хатын-кыз (ирләр дә шулай ук) баш табиб булып та, директор булып та – «никчемный», «никудышный» шәхес булырга мөмкин. Ә авылда савымчы яисә шәһәрдә төзелештә, шахтада эшләүчеләр арасында менә дигән чиста күңелле, дөньяга карашы дөрес булган кешеләр күп. Мин андыйларны беләм, алар белән сөйләшеп туймыйсың. Минемчә, Аллаһы Тәгалә кешеләрне үзе төрле итеп ярата. Тирә-юньне ярату, кешеләргә дөрес караш аларга тумыштан, бернинди фәнни белемгә бәйсез рәвештә бирелә. Җырда да бит: «Бәхет бит ул, дуслар, шуны онытмагыз, ул саф йөрәкләрне ярата», диелә. Ә саф йөрәкне бернинди уку йорты да, белем дә бирми. Аны Аллаһ бирә.
Үзенең яраткан кешесен авыр хәлгә куеп, үзенә тынычлык эзләп кызы белән шәһәргә тайган Айгөлне мин эгоист итеп тә күз алдына китерәм. Аннан соң, Миләүшә менә үз дусты турында ничек яза: «Мине котладылар, чын күңелләреннән чыккан иң матур теләкләрне генә әйттеләр. Айгөл шундый йөрәкне чеметтерерлек сүзләр сөйләде...» Йөрәкне  чеметтерерлек нинди сүзләр әйтә ала икән ул?! Бу турыда бер сүз дә юк. Аннан соң, чын күңелдән чыккан матур теләкләр... Үз кызын Динәне ятим итеп, үз тынычлыгын Ленарныкыннан (элекке ире) өстен куеп, үз теләге турында гына уйлаучы бәндәнең чын күңеле бармы икән? Сез беләсез инде (мин тарих укыттым) декабрист хатыннары ирләре белән себергә китә һәм шунда үләләр. Алар надан кешеләрме, юләрме, алар Айгөлдән бик тә түбән, «недоразвитый» кешеләрдер, әйеме? Ирексездән, Грибоедовның «Горе от ума» әсәрен уйлап куясың.
Моннан 10 еллар элек Казаннан радиотапшыру булды. Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов турында сүз барды. Аның тормыш иптәше табиб-терапевт булган. Алар 40 еллап яшәгәч, парализовать итеп, урында яткан (2 балалары үз гаиләләре белән читтә яши). И.Баһманов алып баручыга җавап бирә: «Мине төрле җыелышларга һәм башка чараларга дәшәләр. Мин катгый рәвештә кире кагам. Ничек инде мин, миңа гомере буе тугрылыклы булган, яраткан кешемне өйдә калдырып, кая­дыр барыйм?! Беркая бара алмыйм, теләмим дә. аны ашатам, эчертәм, юындырам. Ә хатыным, бар инде Ирек барасы җирләреңә, мине саклап ятма, ди». Менә ул чын ярату! Үз намусың, вөҗданың алдында да, Ходай каршында да булган бурычыңны үтәү.  Ирек әфәнде, тынычлык эзләп кая да булса чыгып йөгерәме?! 
Тагын бер мисал китерәм. Безнең авылда 1941 елны апрель аенда Хәйретдин абыйга күрше авылдан бер кыз кияүгә чыга. Май аенда туй ясыйлар, июнь аенда сугыш башлана. Хәйретдин абыйны сугышка алалар. Ә каенана булган кеше (йортта каената да бар) әйтә килененә: «Сания, безнең малай исән-сау кайтамы-юкмы, бер Аллаһ белә, теләгеңдә булса, үз әти-әниең янына кайтып тор, бездә эшләп, хезмәт итеп ятма», – ди. Ә Сания апа: «Рөхсәт итсәгез мин монда калыр идем, бәлки, Ходай кушса, Хәйретдинем исән-сау кайтыр, мин язмышымны сайладым бит инде», – дип җавап бирә. Шулай итеп, ул безнең авылда кала. Ә өч еллап узгач, Хәйретдинне Колангы станциясеннән килеп алыгыз, дигән телеграмма килеп төшә.  Станциягә баралар, Сания апа да бара, әлбәттә. Поезддан бер аягы киселгән Хәйретдин абыйны төшерәләр. Икесе дә бик озак елыйлар. Бергә тату гомер итеп, өч бала үстерделәр. Сания апа тынычлык эзләп, сөяркә табып кая да булса йөгердеме?
Әле монда анализларга шактый фикер бар, әмма тәмамлыйм. Хәзерге яшьләрнең тугрылыкка, мәхәббәткә карашлары үзгәлеген әйтәсем килгән иде. Җиңел һәм рәхәт тормыш эзләп кенә бәхетле булып булмый ул.

Габбаз Зиннәтуллин
Яшел Үзән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: