Яшел Үзән

«Яратам шул, яратам»

Ярату - һәркемгә дә таныш, якын, гүзәл хис. Ансыз дөньяда тормыш та булмас иде... Минем уйлавымча, олуг Тәңребезнең бик зур бүләгедер ул. Әгәр дә тирәнтен уйлап карасак, мәхәббәтсез, ярату хисләреннән башка яшәп булмыйдыр. Йөрәгеңдә мәхәббәт чаткысы керү белән, күңел яктырып китә, сулыйсы, яшисе килә! Алдында бернинди авырлыклар, киртәләр күренми. Яраткан...

Ярату - һәркемгә дә таныш, якын, гүзәл хис. Ансыз дөньяда тормыш та булмас иде...
Минем уйлавымча, олуг Тәңребезнең бик зур бүләгедер ул. Әгәр дә тирәнтен уйлап карасак, мәхәббәтсез, ярату хисләреннән башка яшәп булмыйдыр. Йөрәгеңдә мәхәббәт чаткысы керү белән, күңел яктырып китә, сулыйсы, яшисе килә! Алдында бернинди авырлыклар, киртәләр күренми. Яраткан кешең өчен дөньяның астын өскә китерерлек дәрман арта. Янәшәңдәге кешеләр белән аралашу җиңел, рәхәт булып тоела. Аларга карата да мәрхәмәтле йөзеңне күрсәтеп, күкрәк киереп яши башлыйсың.
Соң, шулай булгач, мәхәббәт дигән нәрсә - илаһи көч түгелме?
Әгәр дә җир йөзендә һәр кешенең йөрәгендә мәхәббәт яшәсә, тормыш та матур, тигез, рәхәт булыр иде!
Моның кадәр хисләнүемнең сәбәпчеләре Норлат авылында яшәүче Наҗия белән Юныс Хәйбуллиннар. Аларның көчле мәхәббәт белән әйләндереп алынган гаиләләренә карап, хисләнерлек тә, сокланырлык та... Гомер буе иңне-иңгә куеп, тормышның ачысын да - төчесен дә, рәхәтен дә бергә татып, дөньяга берсеннән-берсе матур, акыллы, баһадир өч малай бүләк итеп, бүгенге көнгә кадәр зур ихтирам, илаһи көчле мәхәббәт дөньясында янып яшәп яталар.
Наҗия апа белән кара-каршы сөйләшкәндә, Юныс абый турында бер генә сорау бирү дә җитә… Шул ук мизгелдә аның күзләре ягымлылык белән тулып, йөзләре, язның беренче кояш нурларын күргән чәчәкләр сыман ачылып, яктырып, кызарып китә. Хәтта өстәл өстендә тик кенә яткан куллары да, күңел кылларын кузгалтканга күрә, кая барып бәрелергә белмичә, йә - ручка, йә карандаш алып, ак биткә нәрсәдер сызгаларга тотына.
Бу хикмәтне күрү генә дә җитә, сүзләр артык…
«Әй, кызлар! Яратам шул, бик яратам! Аннан башка яшәвемне күз алдыма китерә дә алмыйм. Исән-сау гына булсын!» - ди ул.
Бу дөньяга берсе өчен берсе чын-чынлап яратылган диярсең. Аларның төс-битләре, гадәтләре, характерлары, күз карашлары, мәзәкчәнлекләре һәм тагын бик күп нәрсәләре охшаш. Бу, чыннан да, күкләрдә теркәлгән никахтыр!
Әйе, өйләндем яисә кияүгә чыктым да, гаиләле булдым, дигән сүз түгел шул. Моңа бик күп көч кую, сабырлык, ихтирам белән игътибарлы булу кирәк. Һәм инде, әлбәттә, МӘХӘББӘТ! Яратмыйча болай матур итеп яшәп булмый бит!
Наҗия апа һәм Юныс абый, минем сезгә бер генә теләгем, киләчәктә дә бүгенге көндәй ачык, матур парлар булып, дус-туганнарны куандырып, балаларыгызга үрнәк булып, авылдашларны сок­ландырып, исән-сау, ак күгәрченнәр сыман гөрләшеп, бәхетле һәм тигез гомер итегез. Без сезне бик яратабыз!
Айгөл Гафиятуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: