Яшел Үзән

Янгынга каршы режим игълан ителде

15 апрельдән Яшел Үзән муниципаль район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу хактагы карарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников имзалады.

Бу чорда урманнарга  керү чикләнә. Чүп-чар һәм кипкән үлән яндыру, учак ягу, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген һәм шырпы ыргытып калдыру тыела. Янгын-коткару гарнизоны һәм күзәтчелек эшчәнлеге белән  шөгыльләнүче хезмәткәрләр, эчке эшләр органнары вәкилләре һәм урманчылар белән бергә  рейдларга чыгачак.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: