Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын хәбәрчеләрен тикшерәләр

Яшел Үзән районында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ВДПО белгечләре белән берлектә күп балалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнар яшәгән урыннарда элек урнаштырылган автоном янгын хәбәрчеләренең булу-булмавын һәм торышын тикшерә башлады.

Исегезгә төшерәбез, янгын датчикларын урнаштыру буенча хәйрия акциясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2016 елда старт алды. Бу биш ел эчендә бөтен республика буенча социаль яктан якланмаган гражданнар категория ләре яшәгән урыннарда якынча 280 мең датчик куелды. Бу приборларның бер өлешенең инде файдалану вакыты чыкты һәм алыштыруны таләп итә.

Еш кына аларның батареяларының гамәлдә булу вакыты чыга. Кайбер йорт хуҗалары аларны үзләре сатып ала һәм алмаштыра. Әмма кайберләренең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең моңа белемнәре һәм осталыклары җитми. Реаль картинаны ачыклау һәм барлык мәгълүматларны тәртипкә салу өчен, Бөтенроссия ирекле янгынчылар җәмгыяте һәм МЧС хезмәткәрләре хәзер план буенча барлык адресларны йөреп чыга, элек куелган янгын хәбәрчеләренең булуын һәм эшкә яраклылыгы турында мәгълүматларны терки.

Рейдлар барышында Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре датчиклар һәм аларга туклану элементларын тикшереп кенә калмыйча, өлкән яшьтәге кешеләр, күп балалы ата-аналар белән әңгәмәләр дә үткәрә, аларга көнкүрештә куркынычсызлык чаралары һәм автоном янгын хәбәрчеләренең эш тәртибе турында искә төшерә. Профилактика максатларында янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр таратыла.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән һәм ВДПО белгечләреннән тыш, бу эшкә җирле үзидарә органнары вәкилләрен, авыл ирекле янгын сүндерү командаларының әгъзаларын җәлеп итәргә планлаштыралар. Шул ук вакытта, коронавирус йогышлы авыруы таралуга юл куймауга аерым игътибар бирелә, ягъни рейдларга вакцинацияне узган хезмәткәрләр һәм шәхси саклану чараларында гына чыга.

Элек янгын хәбәрчеләре куелган йортларны һәм фатирларны 6 декабрьгә кадәр карап чыгарга планлаштыралар. Алга таба барлык мәгълүматлар янгын хәбәрчеләре өчен батареяларын алыштыруга акча бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итү өчен муниципаль берәмлек җитәкчелегенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев