Яшел Үзән

Янгын – дошманнан куркыныч

5-11 сентябрьдә янгын сүндерүчеләр 16 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 5се ялган булган, 2 тапкыр авариягә барганнар, 2 янгын очрагы теркәлгән.
- Осиново авылында берәү төзелеп килүче 10 катлы йортның түбәсе яну турында хәбәр итә. Техник катта идәнгә җәелгән җылыткыч яна, кешеләргә куркыныч тудырмый.
- Васильево бистәсендә 3 бакча йорты һәм мунча яна. Утның башка йортларга күчү куркынычы туа. Янгын мәйданы 70 квадрат метр тәшкил итә. Нәтиҗәдә 3 бакча йорты да янып бетә, мунчага зыян килә. Зыян суммасы - 600 000 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: