Яшел Үзән

ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин барлык педагогларны, укучыларны һәм студентларны яңа уку елы башлану белән тәбрик итә!

Хөрмәтле педагоглар, укучылар һәм студентлар!

Яңа уку елы башлану уңаеннан иң җылы тәбрикләүләрне кабул итегез!
Традицион Белем көненнән башлап укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен катлаулы да һәм шул ук вакытта кызыклы да көндәлек хезмәт, ә балалар өчен - ачышлар һәм танып белү иленә мавыктыргыч сәяхәт башлана.
Студентлар өчен беренче уку көне - зур тормышка һәм үзләренең һөнәрләренә таба тагын бер адым. Яшь яшел үзәнлеләргә уку елларын истә калырлык якты һәм файдалы уздыруларын, белем алуларын, кызыклы яңа танышулар телим.
Бу көндә без педагогларга аеруча рәхмәтле. Үзләренең авыр хезмәтләренә бирелгән укытучылар, профессионализм һәм эшкә тугрылыкның лаеклы үрнәге булып тора.
Ихлас күңелдән барыгызга да сәламәтлек, киң күңеллелек һәм тынычлык телим. Уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, яңа уку елы уңышлы һәм нәтиҗәле булсын!
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: