Яшел Үзән

Ялганга ышанып акчасыз калган

Полиция хезмәткәрләре игътибарлы булырга һәм шәхси мәгълүматны беркемгә дә хәбәр итмәскә чакыра. 26 февральдә бер пенсионерга банк хезмәткәре дип ялганлап шалтыратып, мошенниклар урлаган акчаны ничек кайтарырга кирәклеген "өйрәтә".

Чынлыкта исә, пенсионерның акчасына бернинди дә зыян килмәгән була әле ул вакытта. Акчасы аның исәп-хисабында тыныч кына шулай яткан да булыр иде, әгәр дә паролен әйтмәсә. Менә шуннан соң 69 яшьлек яшел үзәнленең өч банк картасыннан 110 мең сум акчасы юкка чыга.

Бу ир картасының блокировкалануы турында СМС хәбәр алгач, күрсәтелгән телефон буенча шалтырата. Хатын-кыз тавышы үзен банк хезмәткәре дип атап, аның картасы пароленең "ватылуын" һәм акчасының билгесез кешеләр тарафыннан алынуын әйтә. Акчаны кире кайтару өчен ул пенсионердан парольне атауны сорый.

Аннан берничә көн алдан 76 яшьлек хатынның пенсия картасыннан 10 мең сум акчасы югала.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: