Яшел Үзән

Ялган аракының зур партиясе ачыкланган

Яшел Үзән районында һәм Казанда ялган аракының зур партиясе ачыкланган.

Татарстанда яшәүче өч кеше шәраб, текила, виски, ром, коньяк ише спиртлы эчемлекләрне күмәртәләп сату белән шөгыльләнгән. Алар алкогольне махсус складларда тоткан. 2 млн сумлык спиртлы эчемлекләр биредә документсыз сакланган. Тикшереп карасалар, әлеге эчемлекләр кеше сәламәтлегенә нык зыянлы булып чыккан.
Хокук сакчылары әлеге эш буенча җинаять эше кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: