Яшел Үзән

Җәяүлеләр юлында бәла-казалар арткан

2018 елда Яшел Үзәндә җәяүлеләр юлында 21 очрак теркәлеп, шуларда 3 кеше һәлак булган һәм 20 кеше җәрәхәтләнгән.

Нәтиҗәдә, 2017 ел белән чагыштырганда, ДТПлар 10 очракка, һәлак булучылар – 3кә, зыян күрүчеләр  9 кешегә арткан.

Агымдагы елның гыйнвар аенда гына да җәяүлеләр юлында  2 очрак чыккан.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 гыйнварда  Столичная урамында кичке вакытта «Ниссан Кашкай» автомобилен йөртүче 22 яшьлек ир җәяүлеләр чыга торган урында 15 яшьлек кызга юлдан чыгарга  мөмкинлек бирмәгән. Нәтиҗәдә машина бәрдергән кыз­ның башы җәрәхәтләнгән, мие селкенгән. Аны  район үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр.
15 гыйнварда көпә-көндез,  шул ук Столичная урамында,  Марий Элда теркәлгән «ПАЗ» автобусын йөртүче 55 яшьлек ир җәяүлеләр юлыннан чыгып барган 39 яшьлек ирне бәрдергән. Җәяүле күп санлы имгәнүләргә дучар ителеп, аяклары сынып, дәваханәгә җибәрелгән.
Югарыда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә,  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда контрольне көчәйтергә мәҗбүр булган. Хәзер алар әле тегендә, әле монда рейдлар уздыра. 
Шуны онытмаска кирәк, законнар нигезендә  җәяүлеләргә тиешле урыннан юлны чыгарга ирек бирмәгән машина йөртүчеләргә административ штраф салына.  Аның суммасы 1500дән алып 2500 сумга кадәр. 
Бәла-каза чыкмасын өчен, җәяүлеләр юл кичүенә якынлашканда,  тизлекне  киметергә һәм бик игътибарлы булырга кирәк. 
Җәяүлеләргә дә шундый ук кисәтүләр: үз иминлегең турында үзеңә кайгыртырга  киңәш ителә. Сак булыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: