Яшел Үзән

Ял көне кайчанга туры килә?

Бу көнне татарстанлылар Ураза гаетен бәйрәм итә.

Татарстан халкы 5 июль көнне бәйрәм итәчәк Ураза гаете эш көне булмаган ял көне санала. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2016 елда республикада эш вакыты нормасы турындагы аңлатма язуында әйтелгән. Ай календаре һәм традиция буенча Ураза һәм Корбан гаетләре туры килгән көннәр ТР Президенты Указы белән билгеләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү даталары 2016 елда 5 июль һәм 12 сентябрьгә туры килә. Шуңа да алар эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителгән.

Моннан тыш, 4 июль көнне эш көне бер сәгатькә кыскара.

Чыганак - Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: