Яшел Үзән

Якташларны онытмыйк

Без күз ачып йомганчы зур тизлек белән әйләнүче Җир шарында яшибез.Бер рухи байлык икнчесе белән алышына. Кайчандыр без тискәре итеп караган сыйфатлар, хәзер кешеләр өчен гадәти хәл булып бара.

Нәкъ менә шул максатларны күздә тоткан хәлдә, Татар Танае урта мәктәбендә тууына 78 яшь тулган көндә Фаил Шәфигуллин укуларына старт бирелде. Мәктәпнең төп максаты - балаларны җирле тамырларына, гореф-гадәтләренә, диннәренә таба йөз белән бору. Болар барысы да киләчәк буында миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, игелеклелек, игътибарлылык, сизгерлек сыйфатлары тәрбияли.Бу сыйфатларның нигезендә мәхәббәт ята. Проза һәм драматургия, шигърият, сатира-юмор өлкәсенә караган кайсы гына әсәрләрне алсак та, аларда Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт хисләре урын алган.Әлеге әсәрләрне укыгач, безнең күңелләрдә матур, нәфис хисләр уяна, без әхлакый кыйммәтләрне аңлыйбыз, уйлана башлыйбыз, матурлыкка омтылабыз.

18 нче май көнне республиканың Тәтеш,Буа, Апас, районыбызның бик күп мәктәпләреннән укучылар, яраткан язучылары Фаил Шәфигуллин иҗатын күңелләрендә тагын бер тапкыр яңарту өчен, мәктәбебезгә җыелдылар.

Кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Роза Әбрар кызы Сәлахова һәм мәктәп директоры Гарипова Венера Павловна бәйгене башлап җибәрделәр. Мәктәбебез укучылары Ф.Шәфигуллин иҗатын яктыртып, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, аның шигырьләренә язылган җырларны яңгыраттылар.

Иҗатын яраталар, әсәрләрен укыйлар, аларга карата рәсемнәр ясыйлар, күңелләренә ошаган юморескаларын сәхнәләштереп күрсәтәләр укучылар. Чыннан да, Ф.Шәфигуллин әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар - безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр.

Язучының халык тәҗрибәсенә нигезләнгән иҗтимагый-фәлсәфи карашлары безне яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә. Якташыбыз Ф.Шәфигуллинның омтылышлары, идеяләре, фикерләре бик актуаль, алар бүенге көннең проблемалары, әһәмиятле мәсьәләләре белән аваздаш. Шуңа да катнашучыларның күпчелеге "Әдәбиятта минем беренче адымнарым " секциясендә үзләре язган шигырьләр, хикәяләр, очерклар белән чыгыш ясады. Килгән кунаклар арасында укучыларның иҗатларын бәяләүче шагыйрьләр Газинур Морат һәм Рифат Сәлах өметле яшьләр үсеп килүенә басым ясадылар.

Ә инде бәйрәмдә күпкырлы шәхеснең хатыны Эльмира Шәрифуллина һәм оныгы Сәйдәш Камаливнең катнашуы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.Сәйдәшнең бабасы турында сөйләве, армия сафларында хезмәт иткәндә ул язган китапның аңа ничек ярдәм итүе турындагы чыгыш укучыларны, Ф.Шәфигуллин әсәрләрен тагын да кызыксыныбрак укырга этәргеч биргәндер, минемчә.

I муниципаль Фаил Шәфигуллин укуларына йөзгә якын гариза җибәрелгән иде. Киләсе укуларда күбрәк укучылар катнашсын иде дигән теләктә калабыз.

Сания Тимершина,

Татар теле һәм әдәбияте укытучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: