Яшел Үзән

Яхшы пешекче – табибка тиң

Кайсы һөнәрнең иң кирәкле һәм иң борынгы булуы турында бәхәснең беркайчан да туктаганы юк бугай. Тамагың тук булганда бик күп эшчәнлек төрләре турында гәп корырга мөмкин, ә менә эчеңдә «ач бүреләр» улаша башлауга ук әлеге мәсьәләгә җавап үзеннән-үзе табыла кебек.

Чөнки, яшәргә дәрман бирерлек һөнәрдән дә кирәклерәк һәм борынгырак эшнең булуы мөмкин түгеллеген аңлыйсың. Ач килеш беркемнең дә театр да карыйсы килми, җир дә сукалыйсы килми, ил белән дә идарә итәсе килми. Шуңа күрә, пешекче һөнәре ияләре – президентлардан, патшалардан алып без гөнаһлыларга кадәр – барлык катлам һәм төрле дәрәҗәдәге кешеләрнең һәммәсенә дә кирәк. «Эшләмәгән – ашамый», диләр дә, ә ашамагач, эшләргә көч каян килсен?
Укыганда физкультураны бик яраткан һәм мәктәпне тәмамлагач та спорт белән бәйле һөнәр сайларга планлаштырган Рузалиягә, тормышның ачысын-төчесен татыгын әнисе Саимә апа (авыр туфрагы җиңел булсын): «Сиңа анда кыенга туры килер, син, кызым, поварга укы, тамагың да тук булыр», – дип, бик төпле киңәш бирә. Кыз әнисен тыңлый. Белем алып, пешекче дипломына ия була. «Уразлы» совхозы ашханәсендә ике ел эшләгәннән соң, Олы Яке кызы Күгәйгә килен булып төшә. Яңа оешкан Рузалия-Мансур Сираҗиевлар гаиләсе Норлатка килеп төпләнә, бирелгән фатирда матур итеп яши башлыйлар. Яшь хатын 
Райпо ашханәсенә урнаша. Аннары социаль яклау бүлегенә повар булып күчә һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Бик булдыклы ике кыз, Индира белән Эльвираны тәрбияләп үстерәләр. Әмма, ни кызганыч, өч ел элек Рузалия апага вакытыннан алда пар канатсыз калырга насыйп булган. 
– Ирем бик әйбәт иде. Акыллы, башлы, төпле һәм ышанычлы терәк булып гомер итте. Беркайчан да җитешсезлектә яшәтмәде, куллары алтын иде, урыны оҗмахта булсын, – дип, җылы сүзләр белән искә ала ул тормыш иптәшен, дога булып барсын.
Пешекче дигәч, гел ризык белән кайнашкангадыр, күз алдына тулы гәүдәле ханым килеп баса. Ә Рузалия апа (чынлап та, бәлки, спорт та аныкы булгандыр?) бүген дә җиңел гәүдәле, тик тора белмәс, җитез. Инде ничә еллар лаеклы ялда булуына карамастан, өйдә утырмый, һаман эштә. Башта кызы Индираның кибетендә сатучы булса, хәзер якын-тирәдәгеләрнең барысына да билгеле «Норлат» кафесында повар. 
– Эшемне бик яратам. Мин анда дөньямны онытам. Бер генә тапкыр да эшем бетмичә өйгә кайтып киткәнем булмады. Ирем авырганда ярты ел аны карадым. Инде ялгыз калгач, кызым, мин болай өйдә ята алмыйм, тап миңа үзеңдә бер эш, дидем. 
– Рузалия апа, гомер буе пешекче булып эшләгәч, үзегезнең серләрегез дә юк түгелдер. Бәлки, газета укучыларыбыз белән дә уртаклашырсыз?
– Алай әллә нинди серләр юк, минем бар да гади. Камырны әнием Саимә бик тәмле пешерә иде, мин дә аның рецептын кулланам: 1 литр су, 200 гр маргарин, 200 гр шикәр комы, 100 гр чүпрә, 4 йомырка, 1 аш кашыгы тоз һәм кирәгенчә он. Камырны күпергәч бер тапкыр бәреп төшерер­гә кирәк, икенче кабат кабарганнан соң кулланырга ярый. Бәлешләрне ясагач та, кабартмыйча мичкә тыкмаска кирәк, чөнки ул катып китә, тиз кибә. Мин тавыкны да, казны да алдан, төнгегә тозлап куям, тәмләткечләрне иртәгәсен, мичкә тыгар алдыннан гына сөртәм. Болай иткәндә күпкә тәмлерәк була.
Рузалия апаның пешергән барлык ризыгы тел йотарлык тәмле булуын якын-тирәдәгеләр инде күптән белә. Шуңа да төрле мәҗлес-ашларга чәк-чәк, пирог һәм казлар әзерләргә нәкъ менә ул эшләгән кафега мөрәҗәгать итәләр. Никах туйларына, хәтта, Мәскәүдән дә заказ бирәләр икән.
– Рузалия апа, нинди теләкләрегез бар?
– Бирсә, гомерне тигезлек белән бирсен икән – һәркемгә гомер азагына кадәр пар канат булып яшәүләрен телим. Әле ярый балаларым һәм биш оныгым бар – мондый куанычны һәркемгә насыйп итсен.  Алар кайта дип тәмледән тәмле ризыклар әзерләп көтеп тору чиксез бәхет.
– Гомер буе аяк өстендә, эшегез шундый. Инде утырып ял итәсегез кимиме?
– Аякларым бик арыса да, әлегә шөкер. Утырып торсаң, бөтенләй бетәсең. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Барыбызга да сәламәтлек телим!
– Бик зур рәхмәт, сезгә, Рузалия апа! Инде ахырда, укучыларыбызга берәр пирог рецепты да бирсәгез бик яхшы булыр иде.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 гыйнвар 2019 - 18:27
    Без имени
    Рүзәлия апа яңа ел белән. Исән-сау бул.