Бүген юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда - бозлавык һәм "кар боткасы", дип хәбәр итә intertat.ru.
Казанда да болытлы һава торышы саклана. Юеш кар һәм яңгыр явачак. Көндез һава температурасы 2-4 градус җылы булачак.