Бүген көндезге һава температурасы Татарстан районнарында уртача 27-32 градус булачак. Аеруча көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында кызу булачак.
Казанда көндез 30-32 градус эсселек көтелә.
3 июньгә каршы төндә барлык районнарда да диярлек яңгыр явачак. Яшен һәм көчле җил чыгу, боз яву ихтималы бар. Һава температурасы 15 градус җылы булачак.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.