Яшел Үзән

Яңгыр һәм җепшек карлы көннәр китәргә ашыкмый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 апрельдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада вакытлы явым-төшемнәр - яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җил, тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп, көчәергә мөмкин.

Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус җылы булачак. Казанда 2-5 градуска кадәр җылыта.


5 апрельгә каршы төндә яңгыр явачак. Һава температурасы 1 градус чамасы җылы булыр дип фараз кылына.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: