Яшел Үзән

ӨЙ САЛЫЙМ ДИСӘҢ

Хөрмәтле редакция! Хәзер кеше иркен яшәргә тырыша, кая карама зур йортлар калка. Карап йөрим, төрлечә төзиләр: кайберсе урта бер җиргә торгыза өен, кайберсе күршесе чигендә үк кора. Менә безнең дә күрше бабаебыз өен сатып малаена күчте. Яңа күрше өен сала башлаганчы, шуны төзү тәртибен беләсе иде. Х. Гыймадова, Яшел Үзән....


Хөрмәтле редакция!
Хәзер кеше иркен яшәргә тырыша, кая карама зур йортлар калка. Карап йөрим, төрлечә төзиләр: кайберсе урта бер җиргә торгыза өен, кайберсе күршесе чигендә үк кора. Менә безнең дә күрше бабаебыз өен сатып малаена күчте. Яңа күрше өен сала башлаганчы, шуны төзү тәртибен беләсе иде.
Х. Гыймадова, Яшел Үзән.

Табигый, Һәркем дә, үз тормышында бер тапкыр гына булса да яңа йорт җиткереп, иркендә рәхәт күреп яшәргә тели. Хыялына ирешер өчен, бар көчен куеп, тырыша кеше. Нәтиҗәсе күз алдында: шактый гына авыл һәм шәһәр бистәсе урамнарын хәзер заманча биек итеп төзелгән матур йортлар бизи.

Ильяс САЛИХҖАН

Һичшиксез, куанычлы хәл бу. Әмма кайберәүләргә, яңа өйгә сөенеп кенә яшисе урында, җәнҗал чыгып мәхкәмәгә йөрергә туры килә. Күршене санга сукмау, аны хөрмәт итмәүдән башлана, гадәттә, андый киеренкелек. Бигрәк тә шәһәрдә һәм шәһәр яны бистәләрендә еш чыга шау-шулар. Бусы аңлашыла да: ихата җире кечкенә анда, шулай булуына карамастан, йортны зур һәм биек итеп салырга тырышалар калада. Менә аларга күршене уйламыйча мөмкин дә түгел. Биек йорт күршенең бакчасын кояштан капларлык күләгә бирергә мөмкин, биек түбәсендә җыелган кары-бозы да кеше өстенә килеп төшүе бар...
Шундый тыгыз шартларда да, низаг чыгармас өчен, бер таләпне үтәү җитә. Яңа йорт төзергә керешкәнче, аны теләсә кайда салып булмавын, ә бәлки 30-102-99 санлы төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре буенча төзергә кирәклеген истә тотарга кирәк. Без укучыбыз үтенече буенча Яшел Үзән шәһәре һәм районының генераль план бүлеге мөдире Павел Сергеевка мөрәҗәгать иттек.
Билгеле, бу кагыйдәләрне һәркем дә белмәскә мөмкин, шуңа күрә башлап җирле үзидарә башкарма комитетына гариза язып кертергә кирәк. Павел Сергеев аңлатуынча, яңа өй төзү эше менә шул гаризадан башланырга тиеш. Башкарма комитет гаризаны карагач, аны генераль план бүлегенә юллый. Бүлек белгечләре яңа өйне ихатада урнаштыру тәртибен күрсәткән сызым сыза. Кайбер үлчәмнәрне атыйк. Мисалга, яңа өй һәм ян-яктагы межа арасы 3 метрдан да ким булмаска тиеш. Урамнан караганда исә, урамдагы кызыл сызык белән өй арасы 5 метрдан да ким булмавы да таләп ителә. Монда янгыннан саклану кагыйдәсен дә истә тотарга кирәк: ике йорт арасы 6 метрдан да ким булмаска тиеш. Мунча һәм гараж төзим дисәң, алар өчен чиктән 1 метрга чигенү дә җитә. Ә менә сыер һәм ат абзарлары күршеңнән 4 метр ераклыкта булырга тиеш.
Шулай да иң мөһиме - күршең белән тату яшәү. Күрше хакы - тәңре хакы, дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр бит. Өйне ел саен яңаны салып булмый, шуңа күрә төзелешне күршең белән килешүдән башлавың хәерле. Ике күрше килешә алмаган очраклар бары тик мәхкәмәдә каралып хәл ителә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: