Яшел Үзән

Әй, бу кеше язмышлары...

Якташыбыз Рафикъ Бәхтияров менә шулай безне кинәт ташлап китәр дип, беребезнең дә башына килеп карамаган иде.

Кызганычка, бөтен дөньяны тетрәндергән вирус беребезне дә аямый. Штаттан тыш хәбәрчебез Рәйханә Зәйнуллина күптән түгел редакциягә үзенең салкын Себер якларында хезмәт куйган авылдашлары турында язган хатын тотып керде. Ул аны: «Бу язмамны нишләптер бик озаклап яздым, авылдашларым күптән безнекеләр турында ник язмыйсың ди ләр», – дип әйтеп калдырган иде. Кызганычка, хатны бу язмада урын алган Рафикъ Бәхтияров исән чакта чыгарырга өлгермичә калдык. Аның турында язылганнар рухына дога булып барсын.
Бәхет эзләп Себергә, нефть-газ ятмаларын буйсындырырга
Әй, бу кеше язмышлары...Кайларда гына йөртми дә, кемнәр белән очраштырмый?!
Чит-ят җирләргә берәү барып урнаша да, туган-тумачаларын, авылдашларын үз янына чакыра. Читтә берәүнең дә үзенең ялгызы гына яшисе килми, андый еракларда һәр якташың туганың кебек була.
Читкә бәхет эзләп китүчеләр күп. Тик бер чыгып киткәч, тиз генә туган җиргә әйләнеп кайтып булмый. Сине анда колач җәеп көтеп алмыйлар, чыгып киткән җиреңдә дә ризык өзелә. Романтика эзләп, дөнья күрер өчен генә китмисең бит. Дөнья нужасы йөртә.
Бу язмамны үзләренең язмышларын кырыс табигать шартларыннан курыкмый Себер якларына бәхет эзләп киткән авылдашларыма багышлыйм.
Һәрберсенең үз язмышы, тик аларны бер нәрсә – дөнья көтү берләштерә. .

Читкә китү – гадәти күренеш
1970 еллар. Колхозда эшләп акча юнәтү авыр, күп балалы гаиләдәге һәрберсе өчен аерып, йорт салып чыгарырлык хәле булмаган ата-аналарның балалары бәхет эзләп читкә китә иде. Анда эше, түләү һәм яшәргә тулай торагы да бар. Шуңа да читкә китү – гадәти күренеш иде.
Шул елларда авылларга ут кертеп йөргәндә очрашып танышкан берәү энем Хәбибуллага: «Себернең Сургут дигән җирендә акча эшләп була, кил», – дип, адресын биреп калдыра.
Энем Сургутка барганда ул кеше вахтада эштә булып, бер таныш-белеше булмаган ят җирдә каңгырап йөри. Бер кибеткә керсә, авылдашыбыз Динә сатучы икән, сөйләшеп китәләр. Динә аңа тулай торакта урын таба, эшкә урнашырга булыша. «Мир не без добрых людей», – ди рус халкы. Динәгә, аның ире Гумәргә чиксез рәхмәтле булды энем.
1 ел эшләп, байтак акча юнәтеп ялга кайткач, яшьтәше Гумәрне дә үзе белән Сургутка чакыра Хәбибулла энем. Ул еллардагы Сургутны бүгенгесе белән чагыштырып булмый. Күп кенә татар-башкорт ир-егетләре акча юнәтү өчен 50-60 градус салкында вахта белән берәр айга китеп эшлиләр, бераз Сургутка кайтып ял итәләр дә, тагын китәләр. Яшәү шартлары гаять авыр була ул чорда. Тракторлар белән ялан кырга, сазлыклы урыннарга буровойлар төзиләр, анда эш беткәч, икенче урынга сүтеп күчерәләр. Трак торларны кабызып булмаганга, сүндермәгәннәр дә. Кырдагы вагоннарга буржуйка урнаштырып, үз ләре утын хәзерләп, ягып-җылытып яшәгәннәр. «Мичне сүндермәс өчен алмашлап йоклый идек», – дип сөйли иде энем.
Юллар юк, азык-төлек җитми, аны китерүче техника юлда катып, ватылып калган очраклар күп булган. Ут кертелмәгән вагоннарда яшәү, кар эретеп ашарга әзерләүләр, айлар буена юньләп юынмыйча яшәү сәламәтлекләрен какшата.
Энем беренчеләрдән булып Сур гутның нефть-газ оешмасы үсешендә үзләренең өлеше керүен горурланып сөйли иде.

«Себер кешене сыный, чыныктыра, анда юлда бер кешене дә ташлап китмиләр, ярдәм итәләр, анда кемнәр генә килеп эшләми, тик күбрәге татар-башкорт, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә сәләтле, куркусыз, гомерләрен аямый хезмәт итүчеләр», – дия иде.

Язманы тулысынча газетабызның 85нче санында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: