Яшел Үзән

«Все свое» заманы үтте, җәмәгать! (1нче кисәк)

Соңгы 20-30 елда авыл, авыл хуҗалыгында терлекчелек зур үзгәрешләр кичерде. Авылга инвесторлар килгәч, күп кенә колхозлар таркалды, фермалары бушап калды.

Гөрләп торган фермалар тузды, кайсылары сүтелде, кайсылары җимерелде. Ә аларның гөрләп торган чаклары бар иде бит. Һәр авылда сыер, бозау, сарык, дуңгыз көтүләре, хәтта тавык фермалары бар иде. Авылның иң уңган хатын-кызлары, таңнан торып, көнгә өч мәртәбә (җәйләрен кыр лагерьларына барып) сыер савалар иде. Төнге көтүләр, ат көтүләре...
Ә авылда - хуҗалык көтүләре. Язда беренче көтү чыккан көн үзе бер бәйрәм кебек. Көтүгә чыгарга атлыгып торган сыерлар мөгрәве, аллы-кызыллы чук­лар (билгеләр) таккан сарыклар, аналарын танымый югалтып адашкан бәрән тавыш­лары, көтүчегә буйсынмыйча кырыйга чабучы кәҗәләр, качып кайтучы сыерлар...
Көтү юлын тутырып, тузан туздырып көтү кайта! Һәр капка төбенә әбиләр көтү каршыларга чыккан. Сарык бәрәннәрен каршыларга барган балалар көтүне болгатып, тагын да адаштыра гына. Аларны эзләргә авыл буйлап бала-чага, өлкәннәр йөгерә, һәрберсе үзләренең чукларының төсен әйтеп сораша. Бер атна дигәндә, сарыклар да, бәрәннәр дә өйләренә кайту юлын өйрәнеп, өйгә кайта. Адашулар сирәгәя, бәрән эзләүчеләр кими.
Урак өстендә кырда калган башаклы басуга каз көтүе чыга. Каз көтүен күрше авыл чувашы Илүк бабай көтә (Илья булгандыр инде аның исеме). Аңа ничек түләгәннәрдер - белмим.
Иртән көтү куганда бөтен авыл хәбәре белән танышалар. Кич көтү кайтуны күбрәк әбиләр капка төбендә утырып көтә. Башта колхозныкы кайта, аннары хуҗалыкныкы. Көтү кайту тавышы ерактан ишетелә - көтүчеләр чыбыркы шартлаталар. Ә бүген!?!
Авыл көтүе бик кечкенә. Көтү чыга торган юлда чирәм үсә. Сыерлары да, сарыклары да бөтенләй аз, ә тәртипсез - тыңлаусыз кәҗәләр, гомумән, юк. Безнең авылда хет көтү чыга әле, кайбер авылларда бөтенләй юк, сыер-сарыклы хуҗалыклар бармак белән санарлык.
Авылда терлек асраучылар елдан-ел кими бара. Кырда, чокыр-чакырда печән дә бар - җыючы - чабучылар сирәк. Без үскәндә бәрәңге-кукуруз арасыннан чүп үләне җыеп, арба белән ташый идек. Агроном - бригадир - рәисләр куалар иде әле. Хәзер куучы да юк, җыючы да юк, кирәксенүче дә. «Терлек асрауның файдасы юк!» - диләр.
Хәер, комплекска эшкә китүчеләр көтү куа алмый, иртән-иртүк китә, көтү каршыларга кайтып җитә алмый. Һәр көн күршеләр синең көтүеңне кумас шул. Аннан, элек аягы йөргән һәр әби кәҗә-сарык асрый иде, хәзер асраучылар сирәк.
Дәүләт терлекчелекне үстерү, авыл хуҗалыгын тернәкләндерү өчен төрле-төрле программалар да эшли. Тик соңга калдылар шул, колхозлар таркатылгач, эш бетте, эш беткәч, яшьләр авылдан күбесе качты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: