Яшел Үзән

Вәлиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында: һәркемгә катнашырга кирәк

Гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә күчерелгән Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә һәркемгә катнашырга кирәк. Мондый фикерне “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә язучы, шагыйрь Разил Вәлиев белдерде.

«Әлегә бездә тулы кыйммәтле граждан җәмгыяте юк, шуңа күрә мондый гомумдәүләт сәяси чараларында катнашу һәр граждан һәм тулаем ил өчен бик мөһим», - диде Вәлиев.

Нәкъ менә халык Конституциягә төзәтмәләр кабул итәргәме-юкмы икәнен дөрес билгели. Тавыш бирү яки каршы тору - ул һәр аерым алынган кешенең эше, ләкин катнашырга кирәк, дип йомгаклады язучы.

Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең яңа датасын билгеләде - 1 июль. Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр йөзгә якын федераль закон үзгәрешенә китерәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: