Яшел Үзән

Владимир Путин 2016 елны Экология елы дип игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин бүген 2016 елда РФда Экология елын үткәрү турындагы указ имзалады. Бу хакта Кремльның рәсми сайтында хәбәр ителә. Аерым алганда, дәүләт башлагы Экология елын үткәрү буенча оештыру комитеты булдырырга һәм аның рәисе итеп Президент Администрациясе җитәкчесе Сергей Ивановны билгеләргә кушты. Моннан тыш, Владимир Путин Хөкүмәткә РФ Экология...



Россия Президенты Владимир Путин бүген 2016 елда РФда Экология елын үткәрү турындагы указ имзалады. Бу хакта Кремльның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Аерым алганда, дәүләт башлагы Экология елын үткәрү буенча оештыру комитеты булдырырга һәм аның рәисе итеп Президент Администрациясе җитәкчесе Сергей Ивановны билгеләргә кушты.

Моннан тыш, Владимир Путин Хөкүмәткә РФ Экология елын үткәрү буенча төп чаралар планын төзергә һәм расларга күрсәтмә бирде, шулай ук төбәк хакимиятләренә аның кысаларында чаралар үткәрергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: