Яшел Үзән

ВИЧ кочаклашканда йокмый

Бүген бөтен дөньяда СПИД һәм аңа бәйле глобаль эпидемиясе – ХХ һәм хәзер инде XХI гасыр чумасының кешелеккә нинди куркыныч янавы турында күп сөйләнә.

ВИЧ-инфекция турында нәрсә белергә кирәк соң? Аннан ничек сакланырга? Гомумән, бу куркыныч авырудан котылып буламы? Бу темага ачыклык кертү максатыннан чыгып, без Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең эпидемиология бүлеге  табиб-эпидемиологы Тюльпан Вафинага мөрәҗәгать иттек.
– Җәмгыятьтә бу авыруны  кыска гына итеп СПИД дип атыйлар. Чынлыкта да бу аббревиатура ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясенә  туры килә, – дип сөйли  Тюльпан Рубиновна. – ВИЧ-инфекция – хроник йогышлы авыру. Аны кешенең иммунодефицит вирусы  китереп чыгара. ВИЧ кешедән кешегә күчеп, күбрәк иммун һәм нерв системасын  җимерә, нәтиҗәдә кеше бөтен  төрле авыруларга да бирешә башлый. Авыру кеше гомере буе башкалар өчен инфекция чыганагына әйләнә.
–ВИЧне нинди юллар белән йоктырырга була соң?
– ВИЧ кешедән кешегә өч юл белән күчәргә мөмкин. Сакланмыйча җенси мөнәсәбәтләргә керү, кан аша (күбрәк наркотикларны кан тамырына ясаганда) һәм ВИЧ инфекцияле анадан балага. Шуңа күрә тәртипсез җенси элемтәгә керүчеләр, наркотик кулланучылар  бу авыру белән ешрак авырый.  ВИЧ кул бирешкәндә, кочаклашканда, йөткергәндә, савыт-саба, сөлге, бассейн аша йога алмый.
– Яшел Үзәндә ВИЧ белән хәл ничек тора? Авыручылар күбәяме?
– Безнең районда  ВИЧ 2000 елдан теркәлә башлады. Бүгенге көндә ВИЧ диагнозы белән 456 пациент исәпләнә. ВИЧ инфекцияле аналардан 90 бала туды, шул исәптән 16 бала «ВИЧ инфекция белән перинаталь контакт» диагнозы белән исәпкә алынды. 70 бала диспансер  исәптән төшерелде. 4 бала ВИЧ-инфекция диагнозы белән исәптә тора.
– Бездә – Яшел Үзәндә  бу инфекция нигездә нинди юл белән йога?
– Авыручыларның 62 проценттан артыгы  аны җенси юл белән йоктырган. Шуларның 0,7 процентын гомосексуаль контактлар тәшкил итә. Анадан балага вертикаль юл белән – 0,9%, инъекцион наркотик кулланучылар – 36%.
Кызганычка, әлегә бу авыруны тулысы белән дәвалый алырлык дару препаратлары юк. Әмма  вирус таралуны киметеп, авыруның гомерен озайта торганнары бар. Өстәвенә, бу препаратлар  шулкадәр нәтиҗәле ки, дөрес дәваланганда организмда иммун күзәнәкләре арта, ә ВИЧнең  үзен организмда иң сизгер  ысуллар белән дә  табуы авырлаша.
– ВИЧ-инфекциядән ничек сакланырга?
– ВИЧ-инфекциядән шәхси профилактика үзенә берничә чараны кертә: сәламәт яшәү рәвеше, моногам мөнәсәбәтләр, ВИЧка тест ясату, наркотиклардан баш тарту, сак­ланган җенси элемтә, шәхси гигиена.
ВИЧ-инфекцияле белән җенси элемтәгә кергәндә бердәнбер профилактика чарасы булып презерватив тора. ВИЧ-инфекцияле анадан туган бала  гадәттә туган вакытта һәм күкрәк сөте имгәндә зарарлана. Профилактик чаралар уздырганда бу риск күпкә кими.
ВИЧ-инфекцияле кешеләр  башкалар кебек үк эшли һәм яши ала. Сәламәтлекләре дә начар булмаска мөмкин. Шуңа күрә коллективта мондый кешеләргә карата   фикерләр һәм карашлар үзгә булырга тиеш түгел. Чөнки безнең һәркайсыбызның  стигма яисә дискриминациягә эләгү куркынычы бар. Андый хәлләр ВИЧ-инфекциялеләрнең яшәешенә кире тәэсир ясый. Шулай булуга карамастан, безнең һәркайсыбызның әйбәт шартларда эшлисе һәм яшисе килә.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: