Яшел Үзән

Васильевода янгында 2 кеше һәлак булган

Васильевоның Светлая урамындагы йортта янгын чыгу турында күршеләре хәбәр итә. Әмма ут ялмап алган йортны алар да соң күреп ала.

Килеп җиткән янгын сүндерүчеләргә алар өйдә кешеләр булырга мөмкинлеген әйтәләр. Янгын сүндерүчеләр өй эченнән аңсыз ике кешене чыгара. Һәлак булучыларның берсе - йорт хуҗабикәсе 61 яшьлек хатын, икенчесе аның танышы 54 яшьлек ир була. Хуҗабикә улының сүзләренә караганда, соңгы көннәрдә алар нык эчкән һәм тарткан. Янгынның да исерек килеш тәмәке тартудан чыккан булуы ихтимал.

2016 ел башыннан кешеләр һәлак булган бу беренче янгын. Шуңа күрә кышкы чорда ут белән бик сак булырга, өйдә тәмәке тартмаска кирәк. Гомерегез үзегезнең кулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: