Яшел Үзән

Васильевода хатын-кыз 9 каттан егылып төшеп үлгән

Васильево бистәсендә яшәүче хатын-кыз 24 февральдә Ленин 17А адресы буенча урнашкан йортка кунакка килә.

"Народная газета Васильево" хәбәрчесе Регина Чибриковага билгеле булганча, бу хатын булган компаниядә спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Ниндидер мизгел эчендә хатын-кыз ачык тәрәзә янына килеп баса, билгесез сәбәпләр аркасында, 9 каттан егылып төшә. Килеп җиткән табибларга аның үлемен расларга гына кала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: