Яшел Үзән

Васильево бистәсендә дини-мәдәни кичә уздырыла

Изгеләрдән изге Рамазан аена аяк басар алдыннан Васильево бистәсе мәчете Васильево мәдәният сараенда, 3 июньдә, «Хуш киләсең, Рамазан!» дип аталган дини-мәдәни кичә уздыра.

Бу кичәдә Казанның «Апанай» мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев шәкертләре катнаша. Керү ирекле. Башлана 18 сәгатьтә. Сораулар туса, мәчеткә 6-10-10 телефоны аша шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: