Яшел Үзән

Васильево дәваханәсендә һәр авыруның йөрәк тибешен белеп торалар

Васильево дәваханәсендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткереп редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Хәзерге заманда медицина хезмәткәрләренә халыктан рәхмәт ишетү сирәк күренеш, әмма бу Васильевога кагылмый. Васильеволыларның шундый мөгамәләсен мин "Бердәм Россия көне" кысасында узган медсовет утырышында да күрдем. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин да катнашты. Медицина хезмәте куелышына ник...

Васильево дәваханәсендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткереп редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Хәзерге заманда медицина хезмәткәрләренә халыктан рәхмәт ишетү сирәк күренеш, әмма бу Васильевога кагылмый.

Васильеволыларның шундый мөгамәләсен мин "Бердәм Россия көне" кысасында узган медсовет утырышында да күрдем. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин да катнашты. Медицина хезмәте куелышына ник бер кеше дәгъва белдерсен, бары поликлиникаларның тузган булуы беренче урынга планга куелды.

Бу дәваханә белән танышу медицинаның йөрәге һәм көзгесе - кардиология бүлегеннән башланды. Баш табиб Рәис Фәсәхов үзе дә кардиолог, васильеволыларның йөрәк серен аңлаучы.

-Кардиология медицинаның бик катлаулы һәм җаваплы өлкәсе булса да ул минем стихиям дип әйтәм. Үземне башка һөнәр иясе итеп күрмим һәм минем бервакытта да ник табиб һөнәрен сайладым икән дигәнем булмады, - дип сөйли үзе Рәис Рафыйкович.-Кардиологлар җитешмәгәч бу бүлекне тулаем үземә алып барырга туры килә. Мин авыруларны аннан-моннан гына кабул итә алмыйм. Дәваланып стационардан чыккан кеше өендә үз-үзен карамаса, даруларын эчмәсә, иртәгәсен аны инфаркт йә инсульт аяктан екмас дип кем әйтә ала. Шуңа күрә аны стационардан ук бөтен яклап, физик һәм рухи яктан да дәвалап чыгарырга кирәк.

Гиппократ анты биргән табиб бу җирдә үз миссиясен үти, дарулар белән генә түгел, ә тәмле сүз белән дә дәвалый. 1991 елда Казан Дәүләт медицина университетын тәмамлап, туган бистәсе Васильево дәваханәсенә терпевт булып кайткан Р.Фәсәхов остазы, доцент, медицина фәннәре кандидаты, бүлек мөдире Руфана Әхмеровага рәхмәтле. Аның кулы астында кардиология серләренә төшенә башлый ул, башта кардиолог, аннан соң остазы тәкъдиме белән шушы бүлек мөдире булып кала. Үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән, бистә халкының ышанычын яулаган Рәис Фәсәховны 1999 елда дәваханәнең баш табибы итеп куеп та ялгышмыйлар. Баш табибның авыруларга сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүдән тыш башка мәшәкатьләре күп булса да, аның кардиолог булудан туктаганы да, "минем вакытым юк"дип кул селтәгәне юк. Авырулар аны көтә, хөрмәт итә, ышана. Бүгенге көндә Васильево дәваханәсенең дә, аның карамагындагы амбулатория һәм ФАПларның да проблемалары җитәрлек, табиблар җитешми, ремонт таләп ителгән учреждениеләре дә җитәрлек, заманча медицина җиһазларына мохтаҗлык бар һәм башкалар. Әлбәттә, мондый проблема бер Васильевода гына түгел. Шуңа карамастан биредә тотрыклы коллектив тупланган, һәр авыруга җылы мөнәсәбәт урнашкан.

-Кардиология бүлегендә элеккеге өлкән шәфкать туташы мәрхүм Анастасия Сидорова заманыннан ук тату коллектив тупланды, - ди Рәис Фәсәхов.-Хәзер шул "костяк" сакланып, ышанычлы, грамоталы, хәтта кайбер табибларга да киңәш бирерлек хезмәткәрләр эшли. Аларга әйтеп тә торасы юк, барысын да үзләре белеп эшли, авыру стационарга аяк атладымы, кирәкле бөтен анализлар, тикшерүләрне ясатып та куялар алар. Шундый коллективка, ышанычлы хезмәттәшләремә таянып эшләве уңайлы.

Хәзерге өлкән шәфкать туташы Илсөя Әхмәтшина монда 1992 елда эшли башлаган, 1998 елдан бирле - өлкән шәфкать туташы. Бүлектәге күпләр кызыгырлык тәртип һәм чисталыкның аның кул астында салынуын аңлау авыр түгел. Хезмәттәшләренең дә аны хөрмәт итүе сизелеп тора.

-Коллективыбыз бик әйбәт безнең, Рәис Рафыйкович эш шартларын уңайлы итү, авыруларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барысын да эшли, без бик рәхмәтле аңа. -ди Илсөя Әхмәтшина. -Модернизацияләү юнәлешендә дә алга китеш күп. Хәзер заманча аппаратларсыз эшләү җиңел түгел. Менә эфферент терапия палатасы (ягъни плазмаферез, кайбер авырулар вакытында организмны, канны чистарту. Киң кулланылучы ысул) бар бездә. Мондый палата хәтта Яшел Үзәндә дә юк. Холтер-ЭКГ (йөрәккә ЭКГны тәүлек дәвамында ясау) да ясыйбыз.

Процедуралар ясаучы шәфкать туташы Ольга Логонинаны да монда бик яраталар. Бу мөлаем ханым авыруларга көн саен 30дан артык система куя, ясаган уколларының саны юк. Аның йомшак кулыннан ясалган процедуралардан, тәмле теленнән күп авырулар авыртуны сизми, эреп китә.

Функциональ диагностика кабинеты хезмәткәре Мария Беляева да кирәкле кеше. Ул авыруларга ЭКГ ясап, дәваланучыларның гына түгел, хәтта бистә халкының да йөрәк тибешен белүче кеше. Кардиологияне шулай ук электрокардиограмма тикшеренүеннән башка күз алдына китерүе авыр.

Интенсив терапия палатасында авыр хәлдә ятучы бер авыру яныннан санитарка Зөлфия Гәрәева бер адым да читкә китми.

Шәфкать туташлары Любовь Шугурова, Резидә Солтанова, Любовь Цыгановалар җаваплы, тәҗрибәле белгечләр, өлкән яшьтәге кешеләргә дә хөрмәт белән карыйлар.

Рәис Рәфыйковичтан кардиология бүлегендә нинди авыруларның өстенлекле торуы белән кызыксынам.

-Авыруларның 40 проценты югары кан басымы - гипертониягә туры килә, - ди ул. - Аннан кала стенокардия, ИБС (йөрәк ишемиясе) кебекләр бара. Шуны онытырга ярамый, 40 яшьтән узгач кан басымын даими үлчәп торырга кирәк. Чөнки гипертония үзен башта сиздерми, әкренләп кешене астыртын гына "кимерә", эчке мөһим органнар (йөрәк, бөерләр, бавыр...) эштән чыккач соң булуы мөмкин. Шуңа күрә кан басымы күтәрелү симптомы бар икән, табибка мөрәҗәгать итәргә, дәваланырга кирәк. Нәтиҗәсе дә булыр, инфаркт һәм инсульт кебек куркыныч авыруларга киртә куелыр. Стресслардан сакланырга, ашау-эчүгә игътибарлы булырга, холестеринны тикшертеп торырга кирәк. Соңгы елларда диабет авыруы киң таралыш алды. Күп авырулар аны дәваханәгә икенче бер авыру белән кергәч кенә ачыкларга мөмкин. Шуңа күрә елга берничә тапкыр кан анализы ясау комачауламас. Сау-сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: