Яшел Үзән

Ванга фаразлары: 2020 елда Яшел Үзәнне «яңа төрле могҗиза» көтә

2020 елның беренче алты аенда, Ванга фаразлавынча, дөньяда глобаль икътисади кризис башланачак. Әмма Яшел Үзән аны җиңә алачак.

Киләсе 2020 елда Ванга табигый катаклизмнарны да күргән. Аларның сәбәбе, дип, ул кояш активлыгын атаган. 
Агымдагы елда Ванга Яшел Үзәндә корылыклы җәй күргән, ләкин районыбызга башка эшләрдә уңыш елмаячак - төрле килешүләр төзеләчәк, бу район үсеше өчен бик кулай булачак, дигән күрәзәче. 
Ванганың уң кулы Стоян Петров белдергәнчә, «Ванга болай диде: Яшел Үзәндә ниндидер шаккатмалы яңалык булачак. Яки бу яңа икътисади могҗизадыр да. Яки бу ниндидер рухи яктан күтәрелештер. Бөтен район халкы үсеше өчен нигез булачак әйбер".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: