Яшел Үзән

Вакытны янга калдыручы, мәшәкатьләрдән коткаручы – Яшәүче картасы

Безнең Яшел Үзәнебездә старт алган «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» һәм аның уңай яклары турында соңгы вакытта күп сөйлиләр.

Шәһәребезнең күп кенә гражданнары аны кулларына алып файдалана башлады инде. Тик кайберләребез үзләрендә булган шикле уйлары, җавап табып һәм аңлап бетермәгән сораулары богауларыннан арына алмау сәбәпле, әлегә ул банк карточкасын бирү пунктларына барып алырга икеләнә, күрәсең. Шушы көннәрдә яшәүче карталы булган, профсоюзның ревизия комиссиясе рәисе, Серго исемендәге заводның профсоюз җитәкчесе Антипов Константин Сергеевич, кулланучы буларак фикере белән уртаклашты:
- Яшәүче картасының бер тискәре ягын да тапмадым, киресенчә, бик уңайлы! Ул берничә документны алыштыра. Кесә тутырып йөрүче паспорт, медицина полисы, авыру тарихы (медицина карточкасын эзләтеп интегәсе юк), төрле банк һәм транспорт карталары, субсидия һәм льготалар турында мәгълүмат - барысы да кәгазь калынлыгы катыргыга сыйган. Болардан тыш, сайтта теркәлеп, ТР Дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге үзе генә дә зур плюс. Берьюлы күпме мәшәкатьтән коткара. Аны алу да бик җайлы, 15 минут вакыт җитә. Оешмаларда эшләүчеләргә бөтенләй бер мәшәкать тә юк: банк хезмәткәрләре килеп фотога төшерә, мәгълүмат ала һәм әзер карталарны алып килеп тапшыра. «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» - гражданнарның тормышын уңай итү өчен кертелгән яңарыш. Аны алырга тәкъдим итәм, оттырмассыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 5 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 19 апреля 2018 - 13:52
    Сабан туе көннәре билгеле булды
    Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.
    683
    0
    2
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим